16+

Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады

Бүген, Татарстанда Матбугат көне уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бүген, Татарстанда Матбугат көне уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


"Республика массакүләм мәгълүмат чараларының хөрмәтле ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүген тормышны мәгълүмат алмашудан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Матбугат һәм электрон басмалар, радио һәм телевидение, спутник аша һәм мобиль элемтә безгә мөһим эшләрдән хәбәрдар булу мөмкинлеген бирә, дөньякүләм, илебез һәм республикабыз эчендәге актуаль вакыйгалар белән даими таныштырып тора.

Татарстан массакүләм коммуникация чаралары граждан җәмгыятенең мөһим институтына, тоткарлыксыз мәгълүмат чыганагына, киңәшчегә һәм республикада бара торган вакыйгаларның хәбәрчесенә әверелде. Күп очракта җирле матбугат чаралары халыкның гозерен хакимияткә җиткерергә ярдәм итсә, дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнарын гади халыкка якынайта, аларны борчыган мәсьәләләрне күрергә һәм тирәнрәк аңларга булыша. Көнүзәк мәсьләләрнең тизрәк хәл ителеше күп очракта хакимият структуралары белән җирле масс-медианың конструктив эшенә бәйле була.

Күпсанлы басмалар, телерадиоканаллар, үз йөзен булдырып һәм үз фикерен чагылдырып, татарстанлыларны борчый торган иң кискен темаларны яктырта торган бердәм мәгълүмат кыры хасил итәләр. Һәр көн һәм һәр сәгать саен сез зур күләмле һәм нәтиҗәле эшләр башкарасыз. Бүген республикабыз журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда, үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән яраткан газетабыз "Республика Татарстан"ның иҗат коллективын шушы истәлекле дата белән тагын бер мәртәбә тәбрик итәм!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading