Россия җыелмасының иң кыйммәтле футболчысы - Алан Дзагоев. Аның бәясе - 15 миллион евро. Бәя буенча икенче урында капкачы Игорь Акинфеев тора (14 миллион евро). Өченче урында - Олег Шатов. Бәясе - 12 миллион евро.
Скопировать ссылку

Матч барышында җанатарның йөрәк тибеше 160ка күтәрелергә мөмкин. Бу - уйнаган вакытта футболистның йөрәк тибешенә тиң.
Әфганстан белән Гренландиядә, рәсми рәвештә, футбол уйнарга ярамый.
XIX гасырда яшәгән футбол белгече тарихта беренче тапкыр җитди кагыйдә бозган командага 11 метр ераклыктан капкага туп тибәргә тәкъдим иткән. Аның исеме - Джон Пенальти. Шул вакыттан әлеге штрафны «пенальти» дип йөртәләр.
1998 елда Конго республикасында матч барган вакытта, футбол кырын яшен суга. Кунак команданың барлык 11 уенчысы да үлә, ә кабул итүче команда уенчыларына берни дә булмый.
Комментарийлар