16+

Футбол турында ҖИДЕ кызыклы факт!

№1.Быел Россия җыелмасы Чемпионат кысаларында үткәрелгән дуслык матчларында бер тапкыр да җиңү яуламыйча Футбол буенча дөнья чемпионатының рекордын куйган.

Футбол турында ҖИДЕ кызыклы факт!

№1.Быел Россия җыелмасы Чемпионат кысаларында үткәрелгән дуслык матчларында бер тапкыр да җиңү яуламыйча Футбол буенча дөнья чемпионатының рекордын куйган.

№2.Хәзерге вакытта иң көчле команда булып – Германия санала. Футбол буенча дөнья чемпионатында алар дүрт тапкыр җиңеп чыккан. Узган елны Конфедерацияләр Кубогын да алар откан иде.


№3.Бразилия җыелмасының бер уенчысы гына 222 миллион евро тора. Иң кыйммәтле футболчы – Неймар. Дөнья чемпионатында иң күп җиңү яулаган ил дә Бразилия.


№4.Футбол буенча дөнья чемпионаты беренче тапкыр 1930 елда Уругвайда оештырыла. Башка илләр яңа төр ярышта катнашырга бик ашкынмый. Шулай да ФИФА 13 команданы җәлеп итә ала.   


№5.1950 елда футбол бәйрәмен Индия кабул итәргә тиеш булган. Ләкин ФИФАга бу карардан баш тартырга туры килгән. Һинд спортчылары футболны бары тик ялан аяк уйнаган. Аяк киеме кияргә өйрәнмәгәннәре аркасында чемпионат башка илгә күчерелгән. 


№6.1990 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре иң артта калган команда булып саналган. Футболчыларын канатландыру өчен ил җитәкчесе гол керткән һәр кешегә Rolls Royce машинасы бүләк итәргә вәгъдә иткән. Нәтиҗәдә команда финалга кадәр ике гол кертеп өлгергән.


№7.1938 ел. Данлыклы футболист Гусеппе «Пеппино» Меацца үз командасы өчен хәл иткеч гол кертә. Бразилия капкасына пеналти типкәндә аның шортиклары төшеп китә. Бу күренештән эче катып көлгән Бразилия капкачысы тупны тотып өлгерә алмый. 

фото - kino-nik.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading