16+

Хәния Фәрхинең ире Габделхәй Биктаһиров: "Бик авыр, хәтта сөйләргә дә кыен..."

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 5 ел булды. Аңа нибары 57 яшь иде.

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 5 ел булды. Аңа нибары 57 яшь иде.

Мәрхүмәне бүген иртән Яңа Татар бистәсе зиратында искә алдылар. Биредә аның тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров белән төпчек кызы Алсу да бар иде. Гали мәчете имам-хатыйбы Рамил Мингәрәев Хәния Фәрхи рухына дога кылды, Коръән сурәләре укыды.

Төштән соң Хәния Фәрхи истәлегенә мемориаль такта ачу чарасы узды. Ул Имәнлек урамындагы 57нче йортта урнаштырылды. Нәкъ шушы йортта 2005-2017 елларда Хәния Фәрхи яшәде.

“Мин Хәния Фәрхи төркеменә, “Бәйрәм” ансамбленә 2009 елда килеп эләктем. Теге яки бу эш буенча сораулар туса, күккә карыйм. Анда әтием белән Хәния апа. “Булышыгыз миңа”, - дип сорыйм алардан. Шуннан соң эшләрем уңа, Аллаһка шөкер. Бүген башкарылган эшләр дә аның ярдәме белән чынга ашты. Аның тормыш иптәше, минем укытучым Габделхәй абый да һәрчак миңа ярдәм итә”, - ди Хәния Фәрхинең концерт директоры Раил Нуриев.

“Безнең тормыш шушы йортта узды. Хәния 57 яшендә китте, 57нче йортта яшәде. Бүгенге мемориаль тактаны ачуда һәркемнең өлеше бар. Күршеләремә зур рәхмәтемне белдерәм. Хәниягә истәлек тактасын кую – аларның идеясе иде. Без шушы йортта яшәдек, безне барысы да хөрмәт итте. Бу йорттан китәргә җыенмыйм дигән идем, чынлап та, шулай булды. Бик авыр, хәтта сөйләргә дә кыен... Хәнияне хөрмәт итеп килгән һәркемгә рәхмәт. Ул мәңге яшәячәк! Без аны гел искә алырбыз!” – диде Габделхәй Биктаһиров.      

27 сентябрь көнне Казанда Хәния Фәрхине искә алу концерты узачак. 

Хәния Фәрхинең рухы шат, урыны оҗмахта булсын...


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading