16+

Гагарин Кубогының ярымфинал серияләре туктатыла?

Хәбәр иткәнебезчә, моңа кадәр "Йокерит" белән "Барыс" чемпионаттан төшеп калулары турында хәбәр иткән иде.

Хәбәр иткәнебезчә, моңа кадәр "Йокерит" белән "Барыс" чемпионаттан төшеп калулары турында хәбәр иткән иде.

Гагарин Кубогының ярымфинал серияләрен туктатырга мөмкиннәр. Бу хакта мәгълүматны, үз чыганакларына таянып, "Татар-информ" хәбәр итте.

Гагарин Кубогының ярымфинал серияләре башланырга бер көн калып барганда, КХЛ җитәкчелеге турнирны туктатып тору турында карар кабул итәргә мөмкин. Янәсе плей-офф уеннары бер айга туктатылырга мөмкин. Шуннан соң алты калган команда СКА, ЦСКА, Мәскәү "Динамо"сы, "Ак Барс", "Салават Юлаев" һәм "Сибирь" үзара кыска гына турнир уздырып, Гагарин Кубогы иясен ачыклаячак. Төгәл мәгълүмат бүген кичкә билгеле булыр дип көтелә.

Хәбәр иткәнебезчә, моңа кадәр "Йокерит" белән "Барыс" чемпионаттан төшеп калулары турында хәбәр иткән иде.

"Ак Барс"ның элеккеге баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов быелгы Кубок иясен ачыклап тормасак ту булыр иде дигән фикердә тора икән. Янәсе, регуляр чемпионатның җиңүчесе беренче команда булып танылырга мөмкин. Регуляр чемпионатны исә Мәскәүнең ЦСКА командасы откан иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading