16+

Гаилә бәйрәмендә мини сабантуй узачак

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан, "Казан" гаилә үзәге каршында (Сибгат Хәким урамы, 4нче йорт) 17.00 сәгатьтә тантаналы бәйрәм оештырылачак.

Гаилә бәйрәмендә мини сабантуй узачак

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шул уңайдан, "Казан" гаилә үзәге каршында (Сибгат Хәким урамы, 4нче йорт) 17.00 сәгатьтә тантаналы бәйрәм оештырылачак.

Россиянең төрле почмакларында гаилә көнендә мәхәббәт һәм тугрылык өчен лаеклы парларга медаль тапшыру матур традициягә әйләнеп бара. Казанда да бәйрәмдә фән, мәдәният, сәнгать, спорт өлкәсенә өлеш керткән 25 елдан артык бергә яшүче ун парны тәбрикләячәкләр. Гаилә үзәге каршында балалар, олылар өчен аерым мәйданчыклар эшләячәк. Казан шәһәре иҗат төркемнәре концерт программасы тәкъдим итәчәк. Актив ял итәргә яратучылар өчен гадәти булмаган: ого-фрисби (фрисби+бадминтон), твистер, дженга, петанг (боулинг+керлинг) кебек уеннарда катнашырга мөмкин булачак. Кунаклар викторина сорауларына җавап биреп, белемнәрен сыный ала, ә иң кечкенә сабыйларга мастер-класслар күрсәтеләчәк. Аниматорлар балаларның күңелен ачачак.

Казансу буенда чып- чын мини сабан туе оештырылачак. Сәнгатькә битараф булмаган балалар әниләре белән бергә бәйрәм темасын чагылдырган 25 метр биеклектә картина ясый алачак.

Бәйрәм азагында кунакларны гаилә флешмобы көтә: 25 ел бергә яшәгән парлар күккә шарлардан ясалган композиция очырачак. Кичкә таба ачык һавада кино күрсәтергә дә ниятлиләр.

Әлеге бәйрәмне Казанның ЗАГС идарәсе белән берлектә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте һәм «Знаем-Играем» компаниесе оештыра. Бәйрәмгә керү ирекле.

Өстәмә мәгълүматны (843) 222-09-84 номеры аша шалтыратып белергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading