16+

«Гаилә» мәчете ислам дине буенча курслар оештыра

Казандагы «Гаилә» мәчете Ислам дине нигезләре буенча курсларга чакыра. Укыту Татарстан мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан расланылган программа нигезендә алып барылачак. Бу хакта «Татар-информ»га мәчетнең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен укулар аерым оештырыла. Мәктәп яшендәге балалар өчен төркем туплау күздә тотыла. Дәресләр эш һәм ял көннәрендә иртән, көндез һәм кич узар дип көтелә. Шуңа да ислам дине нигезләренә төшенергә теләүчеләр үзләренә җайлы вакытны сайлый алачак.

Курслар сентябрь ахыры – октябрь башында башланачак. Язылу өчен мәчет вахтасында анкета тутыру кирәк.

Фото: vk.com/mechetgailya

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading