16+

Гаиләдә уникенче бала туган

Казанда күп балалы Бочковлар гаиләсендә Россия көнендә - 12 июньдә уникенче бала туган.

Казанда күп балалы Бочковлар гаиләсендә Россия көнендә - 12 июньдә уникенче бала туган.

Кызга Дарина дип исем кушканнар. Ольга һәм Евгений Бочковлар гаиләләрен 1992 елда корганнар һәм менә инде 23 ел бәхетле яшиләр. Быел апрель аенда әлеге гаилә Әлмәттән Казан шәһәренә күченеп килгән. Алар 12 баланың ата-анасы гына түгел, инде әби-бабай булырга да җитешкәннәр: узган ел икенче кызлары Ангелина аларга оныкларын Георгийны бүләк иткән.

Ольга Бочкова сүзләренә караганда, һәр көн алар өчен үзенчәлекле. Ире белән бөтен эшне дә бергәләшеп башкаралар. Казанга күченгәннән соң, аларның гаиләләре яңа торак җиткерә башлаган, шунда зур гаиләләре белән бәхет-куанычта яшәргә өметләнә алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading