16+

Галәвиев Казанга кайткан һәм адвокатларыннан баш тарткан

Май аенда 9 кешенең гомерен өзгән Илназ Галәвиев Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта тикшеренү узган иде.

Май аенда 9 кешенең гомерен өзгән Илназ Галәвиев Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта тикшеренү узган иде.

Май аенда Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырып, 9 кешенең гомерен өзгән Илназ Галәвиевны Казанга кайтарганнар. 

Аны Мәскәүгә психик халәтен тикшерергә җибәргәннәр иде. Башкала белгечләре аның акылында тайпылышлар бар, дип тапкан. Ә Санкт-Петербургтагы психиатрлар, киресенчә, үз акылында дигән нәтиҗәгә килгән. 

Кайбер Интернет мәгълүмат чаралары Илназ Галәвиев адвокатларыннан баш тарткан, дип тә яза. Бу очракта аңа дәүләт карамагындагы адвокатлардан файдаланырга туры киләчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading