16+

Газ двигательле автобуслар арта

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтүенчә, ел ахырына кадәр Татарстан газмотор ягулыгында эшли торган 104 яңа автобус сатып алачак.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтүенчә, ел ахырына кадәр Татарстан газмотор ягулыгында эшли торган 104 яңа автобус сатып алачак.

– Пассажирларга тоткарлыксыз хезмәт күрсәтүдәге төп бурычларның берсе – җәмәгать транспорты паркын даими яңарту, – ди Ленар Сафин. – Татарстанда яңа автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар сатып алына. Бу безнең шәһәрләрдәге һәм районнардагы экологик хәлне дә яхшыртуга ярдәм итә.
Татарстанда шәһәр электр һәм автомобиль транспортында ел саен 109 миллионнан артык пассажир йөртелә. Пассажир автотранспорт предприятиеләренең 1136 автобусы – 650, шул исәптән 147 муниципальара маршрутта транспорт хезмәте күрсәтә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading