16+

Газета укып айпад отучылар билгеле була

12 февраль көнне "Татмедиа" оештырган "Подпискага айпад" ( "Айпад за подписку") акциясенең җиңүчеләре билгеле булачак.

12 февраль көнне "Татмедиа" оештырган "Подпискага айпад" ( "Айпад за подписку") акциясенең җиңүчеләре билгеле булачак.

Акциянең шарты буенче 1 ноябрьдән алып 20 гыйнварга кадәр ким дигәндә өч "Татмедиа" басмасына язылып, квитанцияләрне комиссия адресына җибәрергә кирәк иде. Дүртенче мәртәбә үткәрелүче "Подпискага айпад" акциясенең географиясе елдан ел киңәя, Татарстанның 38 районыннан, Башкортстаннан, Чувашиядән, Чиләбе өлкәсеннән барлыгы 213 хат килгән.

Аларның тулы исемлеге белән "Татмедиа" сайтында танышырга була. Бүләкләрне уйнату барышы беткәнче видеотасмага төшерелеп барылачак. Гаделме, түгелме дигәндә һәркем үз күзләре белән күреп нәтиҗә бирә алачак. Әлеге бүләкләрдән тыш Татарстанның һәр районынан иң күп суммага язылган бер кешегә махсус бүләк биреләчәк. Быел беренче тапкыр бүләк җирәбә салу белән билгеләнәчәк, димәк, бүләк отучыларның мөмкинлеге тигезләшә. Моңарчы җиңүне "Татмедиа" басмаларына иң күп суммага язылган кеше яулый иде. Мисал өчен узган елның җиңүесе Актаныштан булган, ул 9 мең сумлык газета журналга язылган.

Бүләкләр исә бик саллы. Унбиш комплект Кукмара савыт сабасы, өч фотоаппарат һәм айпад.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading