"Россия почтасы" дәүләт оешмасы хәбәр иткәнчә, кышкы декадада Россиядә халык өч миллион газет-журналга язылган, бу көзге язылу декадасы белән чагыштырганда, 400 мең данәгә күбрәк.
Яздырып алынган газета-журналларның гомуми саныннан 1,8 миллион данә - федераль матбугат чараларына, 700 меңнән артыгы - район, 360 меңгә якыны - республика, өлкә һәм төбәк матбугат чараларына туры килә. Кышкы декадада язылу кампаниясенең лидерлары итеп Татарстан Республикасы, Красноярск крае, Краснодар крае, Воронеж өлкәсе һәм Ставрополь крае аталган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар