16+

Геленджик, Минеральные Воды һәм Анапа шәһәрләренә Казаннан туры рейслар ачыла

Җәйге сезонда Казан аэропортыннан Геленджик, Минеральные Воды һәм Анапа шәһәрләренә туры рейслар ачылачак. Әлеге юнәлешләрдә Канаданың "CRJ-200" самолетлары хезмәт итәчәк.

Җәйге сезонда Казан аэропортыннан Геленджик, Минеральные Воды һәм Анапа шәһәрләренә туры рейслар ачылачак. Әлеге юнәлешләрдә Канаданың "CRJ-200" самолетлары хезмәт итәчәк.

Казан - Геленджик - Казан маршруты буенча рейслар атнаның һәр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Юл вакыты 2 сәгать 30 минут тәшкил итә. Минеральные Воды шәһәренә рейслар һәр шимбә саен 15.20 сәгатьтә була. Юлда 2 сәгать 30 минут вакытны ала. Анапага рейслар һәр якшәмбе көнне 18.50 сәгатьтә башкарыла, юлдагы вакыт - 2 сәгать 20 минут.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading