16+

Геннадий Зюганов - Казанда: "Рөстәм Миңнеханов иртәнге сәгать өчтә намаз укыган иде инде"

Казанга килгән КПРФ Үзәк комиссиясе рәисе Геннадий Зюганов үз визитын Ирек мәйданында Ленин һәйкәленә барудан башлады.

Геннадий Зюганов - Казанда: "Рөстәм Миңнеханов иртәнге сәгать өчтә намаз укыган иде инде"

Казанга килгән КПРФ Үзәк комиссиясе рәисе Геннадий Зюганов үз визитын Ирек мәйданында Ленин һәйкәленә барудан башлады.

Монда партия вәкилләре пролетариат юлбашчысы истәлегенә чәчәкләр һәм веноклар куйды.

Татарстан сәнәгать, фәнни һәм икътисади базаны үстерү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора, дип билгеләп үтте Зюганов. Ул искәртеп узганча, быел СССР төзелүгә 100 ел тула. Йөз ел элек Ленин тырышлыгы белән Россия империясен яңа формада, хезмәт кешесенә хөрмәт нигезендә яңадан торгыза алдык, диде ул.

«Без бу зур бәйрәмне кунакчыл Татарстан җирендә билгеләп үтү өчен бик теләп килдек. Без сезнең республиканың 2020 елда үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүе белән горурланабыз. Мондый социалистик дәүләтчелек барлыкка килү барлык халыклар өчен дә зур адым булды», – дип билгеләп үтте Зюганов.

Ул шулай ук республика халкын чын күңеленнән изге Корбан бәйрәме белән котлады.

«Мин иртән Татарстан Президенты белән очраштым, ул иртәнге сәгать өчтән намаз укыган иде инде. Без аның белән республикада яңа кластерлар һәм яңа фәнни-җитештерү мәктәпләре булдыру буенча тәҗрибә уртаклаштык. < ... > Нәкъ менә монда, Иделдә, безнең державаның зур заводларда көч куеп ирешелгән иҗади һәм хәрби батырлыгы бөеклеген тоясың», – дип нәтиҗә ясады Зюганов.

Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан соң, партия әгъзалары студентлар белән аралашу өчен КФУ мәйданчыгына юнәлде.

Моңа кадәр Зюганов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка «СССР төзелүнең йөз еллыгын билгеләп үтү йөзеннән» («В ознаменование столетия образования СССР») медален, шул ук исемдәге истәлекле тәңкә тапшырган иде.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading