16+

Германиягә барыр өчен 130 мең сум бурычын түләргә туры килгән

Спас районында 33 яшьлек бер кешенең 130 мең сум бурычы җыелган булган. Юл һәлакәтенә очраганнан соң бу ир-ат зыян күрүчегә акча түләргә тиеш булган. Тик җаваплылыктан качып йөргән. Ахыр чиктә, суд приставлары үз эшләренә керешкәннәр.

Татарстан баш суд приставы матбугат үзәгенең җитәкчесе Лилия Хәлимова аңлатуынча, суд приставлары бурычлылар белән көрәштә закон тарафыннан рөхсәт ителгән бар алымны да куллана. Бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алырга, хезмәт хакыннан акчаны тотып калырга, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертергә мөмкиннәр. Иң үтемле ысулларның кайберләре – чит илгә чыгуны тыю, транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмәү. Әлеге ир-атка Германиягә барырга кирәк булган, суд приставлары эзенә төшкәч, чит илгә чыгу өчен ул  бурычын түләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading