16+

Үги әтисе ике яшьлек сабыйны бите пычрак булган өчен үтергән

Экспертлар үтерүчедә психик тайпылышлар барлыгын ачыклый.

Экспертлар үтерүчедә психик тайпылышлар барлыгын ачыклый.

Курчатов урамындагы бер йортта 2 яшьлек кызның гәүдәсен табалар. Кызның тәнендәге егерме урында җәрәхәт була. Сабый бик озак җәфаланып үлгән дигән версия бар. Бу хәл Тольяттида була. Гаепне үги әтисе үз өстенә ала.
Ул төндә Антон Проскурин бала белән үзе генә кала. Баланың әнисе Зинаида Проскурина кызын ярты елга приютка тапшыра һәм шул арада кияүгә чыга. Соңрак өйгә алып кайткач, әнисе баланы гел кыйный. Үги әтисе дә тәрбияне үз өстенә ала. Баштарак җиңелчә генә суккалый торган булса, соңрак кыйный ук башлый.
Фаҗига буласы төнне ул сыра эчә, ә Ксюша йогурт ашый. Йогурт ашаганда битен буяп бетерә,  моны күреп Проскурин баланы кыйнап ташлый. Шул җәрәхәләрдән бала үлә.
Экспертлар үтерүчедә психик тайпылышлар барлыгын ачыклый.  Әмма аңа барыбер  20 ел төрмә яный, дип яза Тольятти24.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading