16+

Гөлназ Сәфәрова: "Билетлар күптән алынган иде..."

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләренә очарга тиеш булган, әмма планлаштырылган яллары барып чыкмаган.

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләренә очарга тиеш булган, әмма планлаштырылган яллары барып чыкмаган.

“Күп кенә башка авиакомпанияләр кебек үк, “Аэрофлот”, “Уральские авиалинии” артыннан, “AzurAir” да рейсларын туктатты. "Очмыйсыз" дигән хәбәр килеп иреште. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа сөенеп куйдым, баручылар арасында кайта алмый ятучылар да бар бит... Әйе, бик тә ял итәсе килгән иде, билетлар да күптән алынган иде. Билгеле, мондый болганчык, иртәгәгә план да төзеп булмаслык заманда каядыр чит илгә чыгып китү ул - котылып, онытылып тору чарасы кебек кабул ителә. Ләкин күңелгә яшәү яме бирүче яз кояшы барыбер үзенекен итәр - җиһанга без теләгән, без омтылган тормышны алып килер дигән өметкә биреләсе килә...” - ди Гөлназ Сәфәрова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading