16+

Гөмбә җыйганда сак булыгыз! Төрмә һәм штраф янарга мөмкин

«Тыныч ау» яратучыларга урманга барыр алдыннан, башта кызыл китаптагы гөмбәләр исемлеге белән танышырга кирәк.

«Тыныч ау» яратучыларга урманга барыр алдыннан, башта кызыл китаптагы гөмбәләр исемлеге белән танышырга кирәк.

Хокук бозучыларга 1 млн.сумга кадәр штраф һәм 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган, дип сөйләде адвокат Елена Кудерко. Исегезгә төшерәбез, аеруча кыйммәтле гөмбәләрне юк итү өчен җинаять җаваплылыгын 2023 елда керттеләр. 

Сүз уңаеннан, бу сезонда гөмбә яратучыларны сюрприз көтә. Мацутакэ (tricholoma matsutake) рәтендәге гөмбәнең нинди булуын алдан ук ачыклагыз. 2024 елдан аны җыярга ярамый. 

Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне җыю, саклау, ташу, сатып алу һәм сату өчен штрафлар һәм төрмә генә түгел, җинаять коралын - пычак һәм кәрзиннәрне конфискацияләү дә каралган.

 Россиянең кайбер төбәкләрендә - бигрәк тә Ерак Көнчыгышта, Алтайда, Кырымда - соңгы елларда Кызыл китапка кертелгән сирәк төр үсемлекләрне юк итү очракларының шактый артуы күзәтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading