16+

Горки-Әмәт урманында лабиринт ясау өчен 15 мең куб кар киткән

Шәһәрчек тәүлек буе эшли.

Шәһәрчек тәүлек буе эшли.

Бу кышны Горки-Әмәт урманындагы мәйданда зур кар лабиринты ачылды. Шәһәрчек тәүлек буе эшли һәм аңа керү ирекле, дип яза KZN.RU.

Аны эшләр өчен 2 атна вакыт һәм 15 мең кубтан артык кар киткән. Кар шәһәрчегенең биеклеге 1,5 метр чамасы тәшкил итә. Кардан ясалган конструкция бик нәзберек, аның сакланышы һава шартларына гына түгел, ә килүчеләрнең сакчыл мөнәсәбәтенә дә бәйле.

Парклар һәм скверлар дирекциясендә билгеләп үтүләренчә, шәһәрчекнең язга кадәр эшләвен дәвам итүе өчен, аңа сак карау мөһим, шуңа күрә шәһәрлеләрдән конструкциянең өске ягында йөрмәүләрен һәм лабиринт диварларын ватмауларын сорыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading