16+

"Әгәр мин үлсәм, Чаллыда күмегез": Чаллыга тагын бер табут кайта...

8 майда Украинадагы хәрби хәрәкәттә Чаллы егете – 1988 елгы майор Рәмис Заһретдинов һәлак булган.

8 майда Украинадагы хәрби хәрәкәттә Чаллы егете – 1988 елгы майор Рәмис Заһретдинов һәлак булган.

Рәмисне белүчеләр аның кечкенәдән офицер булырга хыяллануын әйттеләр. Егет хыялын тормышка ашыру өчен  2009 елда Казан танк училищесын тәмамлаган. Хәрби хезмәтне Барнаул өлкәсенең Алейск шәһәрендәге 3нче мотоукчылар батальонында, 41659нчы хәрби частьтә  командир вазифасында үткән. Хатыны Светлана Алейск шәһәрендә яши.  Александр һәм Тимур исемле уллары бар.

Рәмис Заһретдинов гаиләдә бердәнбер бала булган. 54нче татар гимназиясендә укыган. Узган ел сыйныфташлары белән очрашуда сизенгән кебек: "Әгәр мин үлсәм, Чаллыда күмегез», - дигән. 

Рәмиснең 1967 елгы әнисе Дилә ханым – «Чаллы икмәге»ндә сатучы. Әтисе Актаныш районында яши, янгын сүндерү хезмәте машинасында  шофер булып эшли.

Ростов на Дону шәһәрендәге хәрби часть вәкиле,  подполковник Юрьев сүзләренә караганда мәрхүмнең шәһәргә кайчан кайтарылачагы бүген билгеле булачак. Хәрби хәрәкәт вакытында һәлак булган шәһәрдәшебез Рәмис Фаис улының урыны җәннәттә булсын, гаиләсенә, әти-әнисенә, туганнарына авыр кайгыны җиңәргә Аллаһы Тәгалә сабырлык, көч бирсен.

Зөлфия ГАЛИМ, "Шәһри Чаллы"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх эрэм китэлэр яшьлэр

    Мөһим

    loading