16+

Грипп белән авыручылар санын арткан

Россия кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәте 19 марттан 25 мартка кадәр ОРВИ һәм грипп авырулары артуын 29 төбәктә билгеләгән. Бу хакта ТАСС ведомствога сылтама белән җиткерә.

Россия кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәте 19 марттан 25 мартка кадәр ОРВИ һәм грипп авырулары артуын 29 төбәктә билгеләгән. Бу хакта ТАСС ведомствога сылтама белән җиткерә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, сезонлы грипп һәр елны 3 млннан 5 млнга кадәр авыру очракларын китереп чыгара һәм 250-500 меңләп кеше үлеменә китерә.

Россиядә авыру эпидемия баскычыннан узмаган, субьектлар буенча сигез шәһәрдә ул эпидемия баскычыннан узып киткән, диелгән ведомство хәбәрендә.

Балалар авыруы статистикасы буенча, 0-2 яшьтәгеләр арасында авыручылар 10 төбәктә, 3-6 яшьлекләрдә - 18, 7-14 яшьтәгеләрдә - 21, 15 яшьтән зурракларда 27 төбәктә артуы күзәтелә, дип җиткерә Россия кулланучылар күзәтчелеге.

Узган атнада 10 меңнән артык кеше тикшеренү узган.

“Грипп вирусы өлеше 67,8 процентка кадәр җиткән, В һәм А (H1N1) грипп вируслары өстенлек итә”, - дип аңлатканнар ведомствода.

Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading