16+

Гүзәл Хөснетдинова: "Мин аның исән булуына чын күңелдән ышандым"

Танылган блогерның сеңлесе Лилия Гафурова юл һәлакәтендә вафат булды. Аны кичә җирләделәр.

Танылган блогерның сеңлесе Лилия Гафурова юл һәлакәтендә вафат булды. Аны кичә җирләделәр.

"Бүген сәгать 00.31 дә минем бертуган сеңлем дөньядан китте. 

Бу хәл аның яраткан "Хозур" кафесы, үзенең эше янында булган",- дип язган кичә Гүзәл Хөснетдинова һәм сеңлесенең үлеменә бәйле сорауларга ачыклык кертеп. 

"Алар эшкә бара торган булган һәм башкалар сөйләгәнчә берәү дә руль артында йокыга китмәгән.

Миләүшә сүзләренчә, алар Чистайга бара торган булган һәм ул юлда төзүчеләр конусы күргән. Бәрелүдән качарга теләгән, машина кювейтка очкан. 

Лилия шунда ук тәрәзәдән очып чыккан һәм җиргә ауган. Машина түбәсенә баскан, Миләүшә машина эчендә булган. Ул машина эченнән чыгып, Лилиягә булыша башлаган. Лилия бик авыр сулаган. Шул вакыт Миләүшә Лилиягә сулау җиңелрәк булсын өчен аның хиҗабын чишә башлаган. Әмма бу вакытта Лилия җанын Аллахка биргән мизгеле булган. 

Миләүшә шунда ук әнигә шалтыраткан һәм елый-елый Лилиянең үлеме хакында әйткән. 

Әни шунда ук миңа шалтыратты.Рушан һәлакәт булган урынга китте. Мин аның исән булуына чын күңелдән ышандым. 

Тик Рушан: "Матурым, ул үле килеш чирәмдә ята . Үзеңә ашыгыч ярдәм чакыр. Нык бул!",- диде. 

Шул вакытта мин сеңлемнең башка юк икәнен аңладым",- дип язган Гүзәл. 

Моңа кадәр руль артында мәрхүмә Лилия булган һәм ул йокыга киткән, дигән хәбәрләр булды. Апасы бу сүзләрне кире какты. 

Гүзәл Хөснетдинова Миләүшәгә карата җинаять эше ачарга теләүләре хакында да әйтә. 

"Миләүшә гаепле түгел. Аның ике баласы бар. Әгәр дә болай үлмәсә, Лилия башкача киткән булыр иде",- ди ул. 

Мәрхүмәнең кызы Латифәне Гүзәл белән Рушан Хөснетдиновлар тәрбияләячәк. 

"Әгәр мин беренче үлсәм, минем балаларымны Лилия караячак, әгәр ул үлсә, мин аныкыларны карарга сүз куешкан идек. Әмма мин аны 28 яшендә китәр дип уйламаган идем",- ди Гүзәл һәм блогында  үзенә бик авыр булуы хакында яза. 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading