16+

Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрына директор итеп билгеләнгән

Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде, дип яза «Татар-информ». Ул яңа вазифага 5 сентябрь көнне керешәчәк. Моны «Татар-информ» хәбәрчесенә Гүзәл Сәгыйтова үзе раслаган.

Гүзәл Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетында «Филология» белгечлеген алган. 2007 елда аспирантураны тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе. Татар теле, журналистика, татар драматуриясенә багышланган 30га якын фәнни хезмәт авторы. Кандидатлык диссертациясе Аяз Гыйләҗев драматургиясенә багышланган. «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә тапшыруларны алып баручы һәм редактор булып эшләде. 

Гүзәл Сәгыйтова – «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе. 

2013 елдан бирле Кариев театры директоры булып Мансур Ярмиев эшләде.

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading