16+

Гүзәл Яхинаның “Дети мои” романы буенча Алексей Учитель фильм төшерәчәк

Заман тарафыннан кабул ителеп, егылып ятып укый торган авторлар була.

Заман тарафыннан кабул ителеп, егылып ятып укый торган авторлар була.

Әмма табадан төшкән һәр китабы буенча фильм төшерә торган язучылар сирәк. Бу, бәлки, сыйфатлы PR-га да бәйледер. Матур итеп төреп биргән бүләкне дә без беренче ачып карыйбыз бит. Тик бу очракта, ялтыравык тышлык белән генә булмый. Әгәр эчтәлек булмаса. Шуңа да Гүзәл Яхинаның безнең чорның иң популяр авторлары исемлегенә кертү дөрестер дә.
Гүзәлнең беренче китабы буенча фильм төшерелеп кенә бетте, ә инде икенчесенә Алексей Учитель хокукларны сатып та алган. Димәк, якын киләчәктә, “Дети мои” фильмын да карарга насыйп булачак.
Автор фильмны анимацияле, ягъни мультфильм буларак та күрәм, ди. Әмма әлегә алдан бер ни дә әйтә дә, вәгъдә дә итә алмый. Сәбәбе – Алексей Учительнең  графигы тыгыз булуда. Әмма шунысы мәгълүм: режиссер әсәрне студиясендәге иҗатташ хезмәткәрләренә бирмичә, үзе төшерергә теләге булуын белдергән.

Лилия МИНСАФИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading