16+

Хәсән Туфан сөенер иде

Камал театрының кече сәхнәсендә «Агыла да болыт агыла» дигән шигъри спектакль күрсәтелде.

Хәсән Туфан сөенер иде

Камал театрының кече сәхнәсендә «Агыла да болыт агыла» дигән шигъри спектакль күрсәтелде.

Ул күренекле әдипләр Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән. Яшь режиссер Айдар Җаббаров мондый формадагы спектакльне сәхнәләштереп күрсәткән иде инде. Бу юлы да аның таланты сөендерде.

Спектакль Хәсән Туфанны үлем җәзасына хөкем итүдән башланып китте. Әмма гомере бетмәгән, күрәсең, аны Себергә сөргенгә озаталар. Поездда барганда латыш, украин, рус егетләре белән таныша. Кызы Гөлгенә белән улы Идегәйне сагынып, алар өчен борчылып хатыны Луизага язган хатлары үзәкләрне өзәрлек. Үзен Себердә ялгыз рус хатынына димләсәләр дә, ризалашмый Хәсән. Ялгыз гомер кичерә, Луизасы белән күрешүгә өметен җуймый. Туфанның кичерешләре шигырь юллары аша бәян ителә. Яшь Хәсәнне - Раил Шәмсуаров, ә өлкәнен Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов уйный. Спектакльдә шулай ук Алмаз Сабирҗанов, Илнур Закиров, Йосыф Бикчәнтәев, Фәннүр Мөхәммәтҗановлар катнашты. Һәркайсының уйнавын тамашачы яратып кабул итте.

Әлеге спектакльне караганда, шагыйрьнең аянычлы язмышын күздән кичерде тамашачы. Чын шигърият белән кабат очрашты.
Заманында студент чакларда университет аудиториясендә Хәсән Туфанга багышланган кичәдә, аның алдында шигырьләрен укыган вакытларны искә төшердем. Әгәр исән булса, мондый спектакль эшләүләренә Хәсән Туфан үзе дә сөенеп утырыр иде.




«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading