16+

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан «Кызыл канәфер» акциясе уза

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Россиянең зур шәһәрләрендә «Память поколений» хәйрия фондының «Кызыл канәфер» акциясе уза.

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Россиянең зур шәһәрләрендә «Память поколений» хәйрия фондының «Кызыл канәфер» акциясе уза.


Озак еллар дәвамында Ватанны саклаучыларга хәтер һәм хөрмәтне аңлатып килгән әлеге символ хәзер безнең арада яшәүче ветераннарга ярдәм билгесе булып тора. Ягъни бу көннәрдә теләге булган һәркем «Кызыл канәфер» значогын сатып ала ала. Бәясе - 50 сум. Ә аннан кергән акчалар сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм бүген ярдәмгә, тернәкләндерүгә мохтаҗ булган кешеләргә тотылачак.

Кампаниянең төп көне, әлбәттә, 22 июнь булачак. Бу көнне «кызыл канәфер» значогын күкрәгенә кадаган һәркем ветераннарга хөрмәтен күрсәтә һәм хәйрия традицияләре турында сөйли алачак.

- Күкрәгендә значок йөр­­түче һәр кеше ветеранга эш белән генә түгел, ә бөтен ­Россия буенча үткәрелә торган яңа традицияләр турында да мәгълүмат тарата. Шулай итеп, аны яңа бөтенхалык хәрәкәте буларак күрсәтүгә үзеннән зур өлеш кертә. «Кызыл канәфер» акциясе ярдәмендә без илебезнең бөтен кешесен - яшен-картын, ир-атын һәм хатын-кызын, мәктәп укучысын һәм студентын, пенсионерын һәм эшмәкәрен берләштерергә телибез. Әлеге значокны 22 июнь көнне генә түгел, ә башка вакытта да тагарга мөмкин, - ди «Память поколений» хәйрия фондының башкарма директоры Екатерина Круглова.
Значоклар май башыннан ук сатуга чыгарылган. Аларны хәйрия фондының партнерларыннан: «Магнит», «Окей», SELA, «Бәхетле», «Твой дом», «Алые паруса», BILLA, «7-я» кибетләреннән, шулай ук газета-журнал киоскларыннан сатып алырга мөмкин. Болардан кала, Сбербанкның корпоратив кибетләреннән дә табарга була.

Ә инде ветераннарга зуррак ярдәм итәргә теләге булганнар бу игелекле эшне «Память поколений» фондының рәсми сайты аша башкара ала. Шунда ук үзегез тапшыр­ган акчаларның кемгә барып ирешүе турындагы мәгълүматны да белергә мөмкин.

Мәгълүм булганча, әлеге фондның президенты - Җир шарының беренче хатын-кыз космонавты, Советлар Союзы Герое Валентина Терешкова. Фонд ике ел эшләү дәверендә 3000 ветеранга югары технологияле медицина ярдәме күрсәткән: тернәкләндерү чаралары (инвалид арбалары, ходункилар, күп функцияле караватлар һәм башкалар) алынган, протезлар куелган. Бөек Ватан сугышында, Төньяк Кавказда террорчыларга каршы операцияләрдә, Әфганстандагы һәм Сүрия­дәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашканнар өчен шушы акция­дән җыелган акчаларга дарулар, медицина җиһазлары сатып алына, тернәкләндерүдә ярдәм күрсәтелә.

Фондның Попечительләр советына Мария театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, Зур теа­трның прима-балеринасы Светлана Захарова, отставкадагы генерал, профессор Мәхмүд Гәрәев, спортчы һәм җәмәгать эшлеклесе Алина Кабаева, җырчы Иосиф Кобзон һәм башка бик күп танылган шәхесләр керүе дә зур мәгънәгә ия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading