16+

Җиңү бәйрәмен оештыручыга 35 миллион 971 сум акча бирелә

Казанда Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Шәһәрнең конкуренция сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекциясе Җиңү бәйрәмен оештыру, уздыру буенча тендер игълан иткән.

Казанда Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Шәһәрнең конкуренция сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекциясе Җиңү бәйрәмен оештыру, уздыру буенча тендер игълан иткән.

Килешүнең башлангыч бәясе 35 миллион 971 сум. Конкурста җиңүче дип табылган шушы акчаларга Ирек мәйданында, җиңү паркында һәм "Казан Арена" стадионы каршындагы мәйданда 5-6 сәгатьтән дә ким булмаган концерт программасы оештырырга, 7 минутлык салют һәм тагын башка берничә төрле бәйрәм чараларын үткәрергә тиеш була.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 21 апрельгә кадәр дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading