16+

Иң чибәр керәшен кызы Мамадышта яши

Елдагыча, Питрау бәйрәмендә иң чибәр керәшен кызын ачыкладылар.

Иң чибәр керәшен кызы Мамадышта яши

Елдагыча, Питрау бәйрәмендә иң чибәр керәшен кызын ачыкладылар.

Бу исемгә быел Мамадыш районы кызы Алиса Исакова лаек булды. Аңа бүләккә илле мең сум акча һәм күчмә таҗ бирелде. Алисага унсигез яшь, ул Чаллыда ТИСБИда укый. Быел бәйгедә өченче тапкыр катнашуы. «Бу минем өчен көтелмәгән җиңү, конкурста үзебезнең Мамадышны лаеклы күрсәтә алуыма бик шатмын», – диде ул.

Алиса, конкурста катнаша башлаганнан бирле керәшен халкының йола, гореф-гадәтләрен, фольклорын өйрәнүен, бик күп керәшен җырларын белүен сөйләде. Без үзебезнең традицияләрне сакларга тиешбез, диде ул.

Питрауда баш батыр булып Раил Нургалиев калды. Көрәш шактый кызу барды. Төнге сәгать өчкә кадәр көрәштеләр.

Фото: mamadysh-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading