16+

Иң чибәр һәм акыллы татар кызы Башкортстанда яши

Чиләбедә үткән "Татар кызы - 2016" бәйгесендә Башкортстан вәкиле Эдельвейс Ихсанова җиңүче дип табылды.

Иң чибәр һәм акыллы татар кызы Башкортстанда яши

Чиләбедә үткән "Татар кызы - 2016" бәйгесендә Башкортстан вәкиле Эдельвейс Ихсанова җиңүче дип табылды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. Ул җиңүчегә конкурсның төп бүләге - Татарстан Президентыннан бүләк - яңа автомобиль ачкычын тапшырды дип, хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

"Татар кызы" конкурсының популярлыгы елдан-ел арта. Аны тамашачылар да яратып өлгерде, быел "Трактор" боз сараеның җиде меңлек тамашачылар залына билетлар санаулы көннәрдә сатылып беткән.
Бу юлы конкурска Россиянең 17 төбәгеннән һәм ике чит илдән кызлар килгән.
Конкурста безнең республика данын Эльвина Нәҗипова яклады. Ул "Камиллек гүзәле" номинациясендә җиңде. Эльвинага бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading