16+

"Җиңү диктанты" җиңүчеләрен нинди бүләк көтә?

3 сентябрь көнне “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына “Җиңү диктанты” Халыкара акциясе узачак. 

3 сентябрь көнне “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына “Җиңү диктанты” Халыкара акциясе узачак. 

“Җиңү диктанты” быел дүртенче тапкыр үткәреләчәк. Анда катнашу өчен диктантпобеды.рф сайтында теркәлергә һәм үзеңә җайлы мәйданчыкны сайларга кирәк. Барлыгы 167 мәйданчык булачак. Диктант биремендә 25 сорау булыр дип көтелә. Аларга җавап бирү өчен катнашаучыларга 45 минут вакыт биреләчәк. Диктант 3 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә башлана.

Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Моннан тыш, алар Мәскәүдә узачак Җиңү Парадында катнаша алачак.

Ел саен катнашучылар саны арта бара, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте. 2019 елда диктантны 24 илдән 105 мең кеше язган, 2021 елда – 80 илдән 1,5 млн кеше.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading