16+

Җиңү көненең ПРОГРАММАСЫ

Бүген зур бәйрәм – Җиңү көне. Бөек Ватан сугышында Кызыл Армиянең немец гаскәрләрен тар-мар итүенә нәкъ 73 ел вакыт үтте, ләкин сугыш афәте калдырган яралар һаман да сыкрап тора сыман.

Җиңү көненең ПРОГРАММАСЫ

Бүген зур бәйрәм – Җиңү көне. Бөек Ватан сугышында Кызыл Армиянең немец гаскәрләрен тар-мар итүенә нәкъ 73 ел вакыт үтте, ләкин сугыш афәте калдырган яралар һаман да сыкрап тора сыман.

9 май җитүгә, ул яралар тагын яңара.

«Бабам өчен, ветераннар өчен!»

Күз яшьләре аша узган бәйрәмгә быел тагын да зуррак әзерлек эшләре алып барылды. Меңьеллык мәйданында узачак Җиңү парадын гына алыйк. Биредә быел Казан гарнизоны гаскәрләре, кадет сыйныфларында укучылардан тыш сугыш чорында кулланышта булган техника да катнашачак. Әйтик, мәйданга Бөек Ватан сугышының иң көчле техникаларының берсе – Т-34, ИС-3 танклары, БМ-13 «Катюша» чыгачак. Фашистларга каршы сугыш турында азмы-күпме мәгълүмат белгән кеше бу техниканың Бөек Җиңүгә нинди өлеш китергәнен бик яхшы белә.

5 май көнне Меңьеллык мәйданында Җиңү парадының генераль репетициясе узды. Казан халкы инде бу көнне булачак парадны карарга килгән иде. Парадта катнашкан Казан гарнизоны гаскәрләре ярты көн дәвамында репетиция ясауларына карамастан, йөзләрендә ару, канәгатьсезлек күренмәде. Алар бу эшнең ветераннарга гына түгел, киләчәк буын өчен кирәк икәнен яхшы аңлый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәре Рамил Вәсилов та шул фикердә.

– Мин 2013 елны Түбән Кама шәһәрендә хезмәт иткән идем. Беренче тапкыр Җиңү парадында шунда катнаштым. Быел инде, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле буларак, Казанда узачак парадта катнашам. Бу зур чарага бер ай элек җитди әзерләнә башладык. Атнасына ике тапкыр репетицияләр булды. Минем белән бер сафта атлап баручыларның барысы да армиядә хезмәт иткәннәр, хәрби тормышны яхшы беләләр. Шуңа күрә әзерлек эшләре җиңел бирелде. Бу парадта катнашуым белән горурланам. Бабам Нәкыйп Вәсилов – сугыш ветераны. Педагогия көллиятен тәмамлауга, Финляндиягә хезмәткә алына. Шуннан өйгә кайтып тормый, Бөек Ватан сугышына китә.

1941 елда пленга эләгә, аннан ике тапкыр кача. үз хезмәтенә кире кайта. өлкән сержант дәрәҗәсендә дошман гаскәрләренә каршы сугышып, Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елның 2 май көнендә яраланып, госпитальгә эләгә. Ләкин аннан соң да Австриядә хезмәтен дәвам итә. Өйгә 1946 елда гына кайта. Әлеге парадта катнашуым да – аның кылган батырлыгы алдында дан. Мин ветераннар алдында үз бурычымны үтим. Туганнарым исә Киров өлкәсендәге «Үлемсез полк» хәрәкәтендә катнашачак, – ди Рамил Вәсилов.

Ул чыннан да «Үлемсез полк»!

Хәрбиләр генә түгел, туганнары, ата-анасы, әби-бабасы сугышта катнашкан һәр кеше парадта катнаша ала. Андыйларның «Үлемсез полк» дип аталган үз йөреше. Узган ел Казанда узган акциядә 120 мең кеше катнашкан булган. Быел аларның саны тагын да күбәячәк. Татарстан буенча хәтер акциясенә 300 мең чамасы кеше кушылыр дип фаразлана. Казанда рәсми «Үлемсез полк» эмблемасы белән әлеге плакатларны «Республика» сәүдә үзәгендә (Петербург урамы, 9), Хөсәен Ямашев проспекты, 76 һәм Скрябин урамы, 8а адресы буенча ясатып була (тулырак исемлек «Үлемсез полк» сайтында).

Оештыручылар сүзләренчә, махсус плакат ясатырга өлгермәгәннәр ветеранның фотосурәте белән генә дә парадта катнаша ала. Бары тик бер шарт бар – фото пыяла рама эчендә булырга тиеш түгел. Фотоны картон кәгазьгә ябыштырып, аска ветеран турында мәгълүмат язып калдырып була. Әгәр дә фото сакланмаган икән, ветеранның исем-фамилиясен, әтисенең исемен һәм хәрби дәрәҗәсен генә дә язсагыз була. Сугышта катнашкан якыныгыз бөтен кешегә дә күренсен дисәгез, плакат А4 форматыннан да кечкенә булмасын. Казандагы «Үлемсез полк» хәрәкәтенең озынлыгы ике чакрым булачак.

Юл хәрәкәте үзгәрә

Бәйрәм ямен бозмас өчен, машина йөртүчеләргә бу көнне аеруча да игътибарлы булырга кирәк. 9 май көнне Казанның Меңьеллык мәйданы һәм Карл Маркс урамында машина хәрәкәте өчен ябык булачак. Шулай ук тәүлек дәвамында 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75 автобус маршрутларының юлы үзгәрә. Аеруча Уң як Болак, Чернышевский, Мәскәү, Ташаяк, Сәетгалиев, Киров дамбасы урамнары буйлап йөрүчеләр автобус маршрутларын яхшылап күзәтсен иде. Бу көнне 2нче троллейбус маршруты хәрәкәте бөтенләй туктатылачак.

«Үлемсез полк» хәрәкәте вакытында сәгать 12.00дән алып 22, 28, 89нчы автобуслар маршруты үзгәрәчәк. 3, 5, 7, 8нче троллейбуслар 9.00-17.30 сәгатьләрдә гомумән йөрмәячәк. Акция тәмамланганчы, шәһәр халкы метрополитен хезмәтеннән файдалана ала. Шулай ук «ЦУМ», Спорт сарае тукталышлары буенча ун автобус маршруты йөри. Бәйрәм салютыннан соң халыкны өйләренә 75 махсус автобус таратачак.

Җиңү көнендә бәйрәм программасы

8.00 – Арча, Архангель зиратларында җирләнгән сугышчылар каберлегенә, Татарстан һәм Казан җитәкчеләре, сугыш ветераннары катнашында, веноклар һәм чәчәкләр салына. (Арча, Архангель зиратлары)

9.00 – Мәңгелек ут һәйкәленә, Аналар һәм Тол хатыннар монументына чәчәкләр китерелә. (Җиңү паркы)

9.45 – Театраль күренеш бәйрәм чараларын ачып җибәрә. Казан гарнизоны гаскәрләре, кадет сыйныфында укучылар һәм яшь армиячеләр сафлары уза. Сугыш чорының легендар Т-34, ИС-3 танкларын һәм БМ-13 «Катюша»ларын күреп булачак. Мәйданда хәрби техник күргәзмә һәм кыр кухнясы да оештырыла. (Меңьеллык мәйданы)

11.00 – Татарстанның сәнгать осталары һәм Казанның иҗат коллективлары бәйрәм концерты. (Меңьеллык мәйданы)

10.00-20.00 – Бөтендөнья халык бәйрәме. Паркта тематик мәйданчыклар эшли. Паркның үзәк сәхнәсендә Россиянең 32 төбәгеннән 600 вәкил катнашында «Җиңү варислары» фестивале үткәрелә, балалар тынлы оркестр чыгышы була. (Җиңү паркы)

14.00-16.00 – Ветеран хорлары чыгышы. (Җиңү паркы)

13.00-15.00 – «Үлемсез полк» акциясе. 15.00дә колонна Меңьеллык мәйданына таба кузгала. (Халык Карл Маркс урамы белән Максим Горький урамы кисешкән урында, Аграр университет тирәсендә туплана башлый.)

20.00 – Бәйрәм концерты. (Меңьеллык мәйданы)

22.00 – Җиңү хөрмәтенә бәйрәм салюты. (Өч минут дәвам итәчәк күренешне Меңьеллык мәйданыннан һәм Казансу елгасы ярларыннан тулысынча күзәтеп була.)

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading