16+

Иң күп рак белән авыручы төбәкләр аталды

2019 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә иң күп рак белән авыручылар Архангельск өлкәсендә теркәлгән, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән RT телекомпаниясе. Анда 100 мең кешегә 566 яман чир белән авыру очрагы теркәлгән.

Яман шеш авырулы төбәкләр исемлегенә шулай ук Брянск (100 мең кешегә 556 очрак), Сахалин (550) өлкәсе, Мордовия (548), Пенза (548), Орлов (547), Ярославль (543), Курск (538), Иваново (534) өлкәсе һәм Севастополь шәһәре (532) эләккән.

Иң түбән күрсәткеч Дагыстанда (163), Чечняда (164), Ингушетиядә (176), Чукоткада (205) һәм Ямал-Ненецлы автоном округында (215) теркәлгән.

Узган ел Россиядә беренче тапкыр ачыкланучы яман шешләрнең 640,4 мең очрагын теркәгәннәр. Бу алдагы ел дәрәҗәсеннән 2,5 процентка күбрәк. Авыруның гомуми дәрәҗәсе 100 мең кешегә 436 очрак тәшкил итте.

Фото:

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading