16+

Җиңү паркында акция узды

Әлеге акциягә меңләгән казанлылар гына түгел, кала кунаклары да җыелган иде.

Әлеге акциягә меңләгән казанлылар гына түгел, кала кунаклары да җыелган иде.

Җиңү паркында “Своих не бросаем” дип исемләнгән акция узды. Чара Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә референдум узуга багышланды. Акция Казан мәдәният идарәсе һәм “Боевое братство” Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы ярдәме белән узды.

Җиңү паркында кыр кухнясы һәм ату кораллары күргәзмәсе эшләде. Башкалабыз яшәүчеләре алдында “Голубые береты” хәрби-патриотик ансамбле, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе мәгълүматлары буенча, чарада 8 меңгә якын кеше катнашты.

Референдум 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading