16+

Иң популяр Кыш бабайлар исемле билгеле

«ТурСтат» агентлыгы иң популяр Кыш бабайлар исемлеген игълан иткән.

Иң популяр Кыш бабайлар исемле билгеле

«ТурСтат» агентлыгы иң популяр Кыш бабайлар исемлеген игълан иткән.

Алар арасында Татарстан Кыш бабае да бар, ул икенче урында. Рейтингны төзегәндә, белгечләр узган ел Кыш бабайлар резиденцияләрендә  ничә турист кунакта булуын исәпкә алган.

Исемлекнең иң башында – Великий Устюгтагы кыш бабай. Өченчедә – Карелиянең Паккайне персонажы. Алга таба исемлекне Удмуртиядән Тол Бабай, Марий Эльдан Юшто Кугыза, Ульяновск өлкәсеннән Якшамо Атя, Чувашиядән Хель Умчи дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез: Кыш бабай резиденциясе Арча районының Кырлай авылында урнашкан. Быел ул 2 декабрьдән эшли башлар дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading