16+

Иң яхшы сантехникларны барлаучы конкурска гаризалар кабул итү төгәлләнә

"Лучший сантехник. Кубок Урала" бәйгесенә гаризалар кабул итүнең бүген соңгы көне.

"Лучший сантехник. Кубок Урала" бәйгесенә гаризалар кабул итүнең бүген соңгы көне.

Конкурста Россиянең һәрбер төбәгеннән һәм якын-тирә илләрдән әлеге һөнәр ияләре катнаша ала.

Катнашучыларга башата ике сайлап алу туры узарга кирәк, аннан иң яхшы дигәннәре Чиләбе өлкәсендә 22 ноябрьдә узачак финалда катнаша. Җиңүчене 300 мең сум акчалата бүләк көтә.
Бәйгенең беренче этабы бу елның июнендә башлана.

Гаризаларны www.день-сантехника.рф сайтында тутырырга, 8-800-555-25-88 номерлы кайнар линиягә шалтыратып яздырырга, яки market@tdsu.ru электрон почтасына җибәрергә була, ул 31 майга кадәр кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading