16+

Яңа елга спиртлы эчемлек бүләк итүчеләргә штраф салыначак

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Андрей Свинцов алкоголь бүләк иткән өчен 100 мең сумга штраф салырга тәкъдим итә.

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Андрей Свинцов алкоголь бүләк иткән өчен 100 мең сумга штраф салырга тәкъдим итә.

Бу хакта парламентарий үзенең телеграмма-каналында язган.

«Якын кешеләрегез, дусларыгыз яки хезмәттәшләрегез сәламәтлегенә зур зыян китерә торган бүләк бирү башка сыймаслык хәл», — дип белдерде Свинцов.

Ул алкогольле һәм спиртлы продукция бүләк иткән гражданнарга 5 мең сум күләмендә административ штраф салырга тәкъдим итә. Вазыйфаи затларга карата санкцияләр, депутат инициативасы нигезендә, 35 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга карата — 100 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading