16+

«Костюмнарыбызны киючеләрне бик еш парк, ялларда; аэропорт, вокзалларда очраталар»

« «Асылъяр» да, шигырьләр дә – иҗат эше. Бу ике өлкә, үрелеп барып, бер-берсен тулыландырып яши, алга үсәргә илһам өсти дияр идем».

«Костюмнарыбызны киючеләрне бик еш парк, ялларда; аэропорт, вокзалларда очраталар»

« «Асылъяр» да, шигырьләр дә – иҗат эше. Бу ике өлкә, үрелеп барып, бер-берсен тулыландырып яши, алга үсәргә илһам өсти дияр идем».

– Милли бизәкле киемнәр тегү турында мәктәп яшеннән үк хыяллана башладым. Ләкин бу теләгемне беркемгә дә сөйләгәнем булмады. Татар орнаментлары белән заманча киемнәр булдыру, аны көндәлек тормышка кертү ниндидер буй җитмәс хыял сыман тоела иде, – ди “Асылъяр” брендын булдырып, уңышлы эшләп килүче Айсинә Хәлиуллина.

Тумышы белән ул Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан. Күренекле әдип Фатих Хөсни авылыннан, дип тә өстәп куя, якташы белән горурланып. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан милли тикшеренү технология университетының "Дәүләт һәм муниципаль идарә итү" бүлегендә укый. Моннан тыш инглиз теленнән "тәрҗемәче" белгечлеген дә үзләштерә. Туган районына кайтып, бер ел икътисадчы булып эшләргә өлгерә әле ул. Аннан, 24 яше тулган көндә, Киров өлкәсе Малмыж районының Иске Йөрек авылына килен булып төшә. Ә инде күптәнге хыялын ул ике бала әнисе булгач кына тормышка ашырырга керешә. 

– Ике кызым белән рәттән берничә ел бала ялында булганда, берәр иҗади эш белән шөгыльләнәсе килү теләге уянды. Хыялымны тормышка ашыру вакыты җиткән булган, күрәсең. Мәктәп еллары сәхнәдә үтте дисәң дә була, биергә ярата идем. Татар милли бию костюмнарын кигән саен, "бу миллилекне заманча киемнәрдә дә чагылдырырга иде" дигән уй килә иде. Ул вакытта татар орнаменты чигелгән костюмнар сәхнә, музей киңлекләрендә, бәйрәм чараларында гына кулланыла иде. Шул миллилекне нәкъ менә заманча киемнәрдә күрәсе, аларны киләсе буынга үз чорыбыз киемнәре аша танытасы килде. Кызларым тугач, бу теләк тагын да арты, аларга да матур милли бизәкле киемнәр кидертәсе килде. Әни кеше һәм спорт яратучы буларак, иң беренче чиратта уңайлы һәм кер күтәрә торган булуына басым ясадым, – ди ул.

Брендның атамасы да матур яңгырашлы татар исеме – Асылъяр. Әлеге бренд бүген милли чигешле уңайлы спорт костюмнары, көндәлек футболкалар, жилетлар, бейсболкалар тәкъдим итә. Әзер киемнәргә орнамент машина ярдәмендә чигелә. Аларны махсус “Асылъяр” өчен дизайнер – орнаменталист ясый. Киемнәрнең барысын да үзләре тегә.

– Теләсә кайдан сатып алынган әзер киемнең сыйфаты өчен без җавап бирә алмыйбыз. Әлбәттә, бу очракта кием күпкә арзанрак булыр иде, тик шулай да сыйфат иң беренче урында булырга тиеш, минемчә. Тукымаларны сыналган җитештерүчедән генә алабыз, барысы да Төркиядән кайтартыла. Күпләп теккән очракта цехка заказ биреп партия белән эшләтәбез, индивидуаль заказ өчен аерым бер тегүчебез бар, – ди Айсинә. 

Эшли башлаганнарына ике генә ел булса да, киемнәре халык арасында таралып өлгергән дә инде. Заказны күбесенчә социаль челтәрләрдән алалар. 
– Үземнең статистикадан чыгып әйтә алам: безнең киемнәрне хәзерге вакытта иң еш кулланучылар ул – әниләр, актив тормыш алып баручы ханымнар һәм сәяхәт яратучы милләттәшләребез. Костюмнарыбызны киючеләрне бик еш парк, ялларда; аэропорт, вокзалларда очраталар. Ә бу исә башка милләт вәкилләрендә дә кызыксыну уята, безне башка илләрдә дә таныта. Ел да үтүче "Печән базары" фестивалендә дә киемнәребезне яратып алалар. Ике ел рәттән анда катнашу бәхетенә ирештек һәм хезмәтебез юкка түгел икәненә инандык. Гадәттә андый зур чаралардан күп очракта баш тартам, чөнки ул тәкъдимнәр Татарстаннан килә, ә мин Киров өлкәсендә яшим. Андый ара ераклыгында бөтен якка да өлгереп, тиз генә җыенып көннәр буена чыгып китеп тә булмый. Иң беренче чиратта мин тормыш иптәше һәм әни, аларны икенче планга куймаячакмын. Ә үсү өчен мөмкинлекләр искиткеч күп, өлгер генә! Мин берни артыннан да кумыйм, бизнес төземим, зур планнар белән дә янмыйм, барысы да үз агымына бара һәм мин бик канәгать, – ди әңгәмәдәшем. 

Айсинәнең тагын бер иҗади шөгыле бар – шигырьләр яза. Аның сүзләренә язылган җырны популяр җырчылар Ришат Төхвәтуллин белән Аллия Карачурина, Марат Яруллин, Ильмира Нәгыймова, Алинә Даутова һәм башкалар җырлый.  

– "Асылъяр" да, шигырьләр дә – иҗат эше. Бу ике өлкә, үрелеп барып, бер-берсен тулыландырып яши, алга үсәргә илһам өсти дияр идем. Җырлар язачакмын дигән хыял белән яшәмәдем, мөмкинлекләр эзләмәдем. Аллаһы Тәгалә барысына да юлны үзе ачты. Бала ялында вакытта очраклы рәвештә генә бер җыр иҗат ителде һәм шуннан сораулар, тәкъдимнәр китте, бу өлкәгә ничек кереп китүемне үзем дә аңламый калдым. Әле бер ел элек кенә мин "Асылъяр" һәм җыр сүзләре язуны тигез итеп алып барырга тырыша идем, ләкин хәзер инде үзем өчен шигъри дөньяның күпкә якынрак булуын, үземне анда иркен тотуымны тоям. Шуңа күрә бу юнәлештә хәзер күбрәк эшлим. Күбрәк эшләгән саен, тәкъдимнәр дә арта. Сораулар мин теләгәннән дә күбрәк, СөбханАллаһ. Иҗат чишмәсе генә саекмасын, – ди ул үзе.

Без дә Айсинәгә милләтебезне танытуда иҗади уңышлар телибез. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading