16+

«Яндекс» нейрочелтәре татар телендә әкиятләр укый башлый

Татар теле «Яндекс Тәрҗемәче» сервисында сөйләмне тану һәм синтезлау буенча нейрочелтәр технологиясе кертелгән беренче тел булачак.

Татар теле «Яндекс Тәрҗемәче» сервисында сөйләмне тану һәм синтезлау буенча нейрочелтәр технологиясе кертелгән беренче тел булачак.

Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңалыклар сайтларны браузерда тәрҗемә итәргә, шулай ук мәгълүмат эзләүдә, карталарда һәм мессенджерларда тавыш мөмкинлекләрен кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, «Алиса» виртуаль ассистенты татар телендә халык әкиятләрен укырга өйрәнәчәк.

«Бу төрле телләрдә сүзләрнең ничек яңгыравын белергә һәм шушы телдә иркен сөйләшүчеләр белән диалог алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Сервисның мобиль версиясе шунда ук репликаларны тәрҗемә итәчәк, аларны экранда чагылдырачак һәм сайланган телдә яңгыратачак», - дип аңлаталар «Яндекс»та. 

Россиялеләр еш кына интернетта татарча фразаларның тәрҗемәсен эзлиләр, дип ачыклык кертелә. Икенче урында башкорт теле бара. Чуваш теле популярлык буенча өченче булып санала.

Компания матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, компания элек сервиста тәкъдим ителмәгән Россия халыкларының 20 дән артык телен өстәячәк. Татар телен сервиска инде 2015 елда ук керткәннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading