16+

Иҗатка тартылсаң, "Безнең заман"га кил!

“Наше время — Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестиваленә 10 яшь тулды.

“Наше время — Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестиваленә 10 яшь тулды.

Быел аның зональ этаплары өч шәһәрдә – Казан, Түбән Кама һәм Әлмәттә үткәреләчәк. Узган ел фестивальдә республиканың 180 оешмасында эшләүче 1307 кеше катнашкан булган. Быел оештыручылар катнашучыларның саны тагын да артыр дип өметләнә.

“Безнең мәдәният фонды менә инде 10 ел фестиваль белән бергә җитәкләшеп бара. Без һәрвакыт алар белән яшибез, ярдәм итәбез, шатлык-сөенечләргә бергәләп куанабыз. Бу – барыбыз өчен дә шатлыклы, матур проект. Фестиваль эшли башлаганнан бирле, шунда танышып кавышкан гаиләләр барлыкка килә башлады. Минемчә, бу фестиваль, беренче чиратта, халыкка кирәк. Тормышта бөтен кеше дә җырчы яки биюче була алмый, әмма һәркемнең күңелендә иҗатның, сәнгатьнең бер төре яши. Шуңа да бу фестиваль төрле өлкәдә эшләүче кешеләргә ярдәмгә килә, биредә һәркем сәләтен күрсәтә ала”, - диде ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова.

Аның сөйләвенчә, пандемиягә карамастан, фестиваль ел саен үткәрелеп килә. Моның өчен Нурия Хашимова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. “Фестивальдә катнашкан һәркемнең гаиләсенә аерым рәхмәтемне белдерәм. Аларны гаиләләрендә хуплап, көч биреп тормасалар, алар сәхнәдә зур уңышларга ирешә алмас иде. Бер-береңне аңлау, татулык, тырышлык һәм сабырлык зур дәрәҗәләргә китерә”, - диде ул.

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов фикеренчә, әгәр иҗатка омтылган кешенең һөнәрендә сәнгатькә урын юк икән, “Безнең заман” проекты үзеңне табарга ярдәм итәчәк. “Фестивальгә инде 10 ел һәм бүгенге көндә ул эшчеләр өчен дә, оешма җитәкчеләре өчен дә зур әһәмияткә ия. Президент тарафыннан да проектка зур игътибар бирелә”, - диде министр.

Катнашучыларның гаризалары 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Гадәттә, анда 18-35 яшьтәге кешеләр катнаша иде. Ә быел юбилей елы булгач, 45 яшькә кадәрге кешеләргә катнашу рөхсәт ителгән. Фестивальнең гала-концерты 7 ноябрьгә билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading