16+

Җиде кат уйла, бер кат кис

Федераль ташламага ия кешеләр махсус программа нигезендә бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Бу дарулар урынына акчасын сайларга да була. Кайсын алырга икәнен һәр кеше үзе хәл итә.

Федераль ташламага ия кешеләр махсус программа нигезендә бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Бу дарулар урынына акчасын сайларга да була. Кайсын алырга икәнен һәр кеше үзе хәл итә.

Тик 1 октябрьгә кадәр үзеңә отышлы вариантны сайлап өлгерергә кирәк, чөнки гаризаны елга бары бер генә тапкыр тапшырырга рөхсәт ителә. Бүген Татарстанда Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия 334378 кеше санала, аларның 119416сы социаль хезмәтләрен дарулата ала.

Дөрес, әлеге социаль җыелма кысаларында дарулар белән бушлай тәэмин итү генә каралмаган. Аның бер өлеше бушлай юлда йөрүне тәэмин итү, шифаханәләргә юллама юнәтү өчен бирелә. Гади итеп аңлатканда, пакетны акчага әйләндерсәң, 863 сум 75 тиен килеп чыга. Әллә ни зур акча түгел. Ел дәвамында авырып китеп, кыйммәтле даруларны үз акчаңа алырга туры килсә, бик авыр булачак. Шуңа да акчасын сайларгамы, социаль пакетнымы, бу мәсьәләдә халык җиде кат уйлап, бер кат киссен иде, дип киңәш итә Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре.


Социаль хезмәтләрдән файдаланырга теләгән кешеләр быелның 1 октябренә кадәр теркәлү урыны буенча Пенсия бүлегенә барып, гариза тапшырырга тиеш. 2018 елда бушлай дарулар алучыларга кабат гариза язып тормаса да була.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading