16+

«Игелекле Татарстан»: 20 апрельдә – кан тапшыру акциясе

Республикада 16 апрельдән «Игелекле Татарстан» хәйрия атналыгы башлана. 20 апрельдә - кан тапшыру акциясе. 23 апрельдән волонтерлар Георгий тасмаларын таратырга керешәчәк. Министрлар Кабинетында узган брифингта әлеге план-чаралар турында Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Ләйлә Фазлыева әйтте. - Татарстан - яхшыга һәм яхшылыкка омтылып яшәүче төбәк. Республикабызда киң күңелле кешеләр күп, -...

Республикада 16 апрельдән «Игелекле Татарстан» хәйрия атналыгы башлана. 20 апрельдә - кан тапшыру акциясе. 23 апрельдән волонтерлар Георгий тасмаларын таратырга керешәчәк.
Министрлар Кабинетында узган брифингта әлеге план-чаралар турында Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Ләйлә Фазлыева әйтте.

- Татарстан - яхшыга һәм яхшылыкка омтылып яшәүче төбәк. Республикабызда киң күңелле кешеләр күп, - диде Ләйлә Фазлыева, - хәйриячелек традицияләре дәвам итә. Предприятиеләр, эшкуарлар сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм күрсәтә. Күпбалалы гаиләләрдәге беренче сыйныфка баручы сабыйларга мәктәп кирәк-яраклары бүләк ителә. Укучы балаларның кул эшләнмәләреннән ярминкәләр оештырып, авыру иптәшләренә булышулары - аерым мактауга лаеклы гамәл. Әсгать ага Галимҗанов истәлегенә багышлап, хәйрия чаралары үткәрү ниятләнелә.
Министрлар Кабинетының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Илдар Бәдриев таныштырганча, республикада коммерциячел булмаган биш мең оешма исәп­ләнә, шулардан 400 җәмәгать оешмасының эшчәнлеге -социаль эчтәлекле.
«ЛУКОЙЛ» компаниясе составына керүче «Россия инновация ягулык-­энергетика компаниясе» («РИТЭК» АҖ) вәкилләре Игорь Бекетов белән Михаил Лаврухин сөйләгәнчә, «ЛУКОЙЛ» алты ел эчендә Татарстандагы хәйрия чараларына 140 миллион сумнан артык акча күчергән. Әлеге компания быел да дәүләт һәм муниципаль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, коммерция­чел булмаган оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары арасында социаль һәм мәдәни проектларга конкурс үткәрә. Призлар фонды - 25 миллион сум. Проектлар хәйрия юнәлешле булырга тиеш. Бәйгедә сәяси партияләр, һөнәри берлекләр, физик затлар, коммерция оешмалары һәм дини берләшмәләр катнаштырылмый. Конкурс турында мәгълүмат www.ritek.ru сайтына урнаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading