16+

Ике бөек җырчыга – һәйкәл

26 мартта Мәскәүдәге Союзлар йортының Колонналы залында күренекле җырчы Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсе узачак.

26 мартта Мәскәүдәге Союзлар йортының Колонналы залында күренекле җырчы Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсе узачак.

Аны Ваһапов фонды оештыра. Кичәдә Зөһрә Сәхәбиева, Халидә Бигичева, Илһам Вәлиев, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Асаев һәм башка җырчылар катнашачак. Шундый ук концерт узган ел Казанда узган иде. Халык аны бик яратып кабул итте.

Фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов күптән көтелгән яңалык турында да хәбәр итте.

- Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында күренекле җырчылар Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылачак. Ул бронзадан коелган. Халык бу фикерне күтәреп алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге изге эштә ярдәм кулы сузды, - диде Рифат Фәттахов.

Рифат әфәнде журналистларга сәхнәдәге чыгышларның сыйфаты турында фикерен дә җиткерде. Продюсер әйтүенчә, җырчыларның программалары тикшерелергә һәм лицензия алырга тиеш. Казанда 15 мартта узачак Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиевнең концертларын да юкка гына оештырмаган ул. Тамашачыны югары сәнгать белән таныштыру максатын күздә тоткан продюсер. Рифат Фәттахов Илһамны Хәйдәр Бигичев традицияләрен дәвам итүче җырчы дип саный. «Хәйдәр Бигичев безгә зур мирас калдырды. Татар композиторлары җырлары булсынмы, камера әсәрләреме - һәркайсын югары профессиональ дәрәҗәдә башкарды. Бу бик сирәк күренеш», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading