16+

Ике ир-ат атта хаҗ кылыр­га барырга җыена

Башкортстаннан ике ир-ат: Абдуллаһ Камалов белән Рәсүл Әхмәретдинов атта хаҗ кылыр­га җыена.

Башкортстаннан ике ир-ат: Абдуллаһ Камалов белән Рәсүл Әхмәретдинов атта хаҗ кылыр­га җыена.

Моның өчен алар татар токымлы иң яхшы атларны сайлаганнар. Сәфәрләре 5 айга сузылыр дип уйлыйлар. Эссе климатка күчкәч, атларны азап­ламас өчен, төнлә хәрәкәт итәчәкләр. Үзләре белән кашык, пычак, чатыр кебек кирәкле әйберләрдән башка берни дә алмыйлар. «Иң мөһиме: йөрәктә – иман», – диләр егетләр. Самолет белән кайтырга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading