16+

Казан буйлап ике көн имбирь таба алмыйм

Даруханәләрдә медицина битлекләренә кытлык булса, кибетләрдә имбирьне тиз арада сатып алып бетереп баралар.

Казан буйлап ике көн имбирь таба алмыйм

Даруханәләрдә медицина битлекләренә кытлык булса, кибетләрдә имбирьне тиз арада сатып алып бетереп баралар.

Кичә күз ачып йомганчы алып бетерделәр, имбирьнең килосы кичә 800 сум булса, бүген 2500 сум булды. Бик күп кеше сорый. Берничә сәгатьтә тагын алып бетерделәр",- ди Казанның Пионер базарында сатучылар.

Халык арасында имбирь коронавирустан саклый дигән ышану таралган, әмма Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында моны уйдырма диделәр. " Йогышлы чир вакытында халык медицинасы ярдәм итә алмый. Шул исәптән имбирь дә. Ул С витаминына бай үсемлек буларак иммунитетны ныгытырга гына ярдәм итәргә мөмкин, коронавирус вакытында саклану чараларын күрергә, гигиена таләпләрен үтәргә кирәк",- диде табиблар.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading