16+

Ике машина бәрелешеп, икесе дә чокырга тәгәрәгән

«Форд Фокус» автомобиле хуҗасы, институтта дәресләргә соңга калмас өчен, маневр ясарга уйлаган булганлыгын аңлаткан.

«Форд Фокус» автомобиле хуҗасы, институтта дәресләргә соңга калмас өчен, маневр ясарга уйлаган булганлыгын аңлаткан.

Казан янында ике җиңел машина бәрелешкән һәм юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, Юбилей урамындагы 20нче йорт каршында авария 11.20 сәгатьтә булган.

«ЛАДА Гранта» машинасының 57 яшьлек шоферы Көньяк урам ягыннан хәрәкәт итә һәм тыкрыкта сул якка борылырга җыена. Бу вакытта «Форд Фокус» машинасы руле артында 22 яшьлек егет аны узып китәргә омтылган.

Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә һәм юлдан читкә төшеп китә. Ике шофер да исән калган. «Форд Фокус» автомобиле хуҗасы, институтта дәресләргә соңга калмас өчен, маневр ясарга уйлаган булганлыгын аңлаткан, дип яза "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading