16+

Ике метр биеклектәге үгез Гиннесның рекордлар китабына кергән (ФОТО)

АКШта фермер Кен Фарлиның гольштейн токымлы үгезе Гиннесның рекордлар китабына кергән, дип яза Лайф.ру.

Ике метр биеклектәге үгез Гиннесның рекордлар китабына кергән (ФОТО)

АКШта фермер Кен Фарлиның гольштейн токымлы үгезе Гиннесның рекордлар китабына кергән, дип яза Лайф.ру.

Даниэль кушаматлы үгезнең биеклеге 193 сантиметр, авырлыгы тоннадан артык. Ул көн саен 45 кг печән һәм 7 кг көрпә ашый, 400 литр су эчә икән.

Гольштейн токымлы үгезләр гадәттә 1,3 метрга кадәр үсә, ә бу чак кына ике тапкыр биегрәк булмый калган. Гигант үгезне күрергә килүчеләр бихисап, ә ферма хуҗасы аның турында: "Ул зур көчек кебек бик әйбәт", - ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading