16+

Ике табиб пациент үлеме өчен җәза алды

16 яшьлек кыз операция вакытында җан биргән.

16 яшьлек кыз операция вакытында җан биргән.

Чистай шәһәрендә һөнәри вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве аркасында пациент үлеменә китерүдә гаепләнүче Яңа Чишмә район хастаханәсенең баш табибы һәм табиб-анестезиологы суд каршында җавап тотты.
Вакыйга 2018 елда булган. 16 яшьлек кызга талактагы шешне алу буенча операция үткәрелә. Пациент хастаханәдә күп кан югалту аркасында җан бирә. Операцияне үткәргән медикны тәҗрибәсезлектә гаеплиләр. Яңа Чишмә район хастаханәсенең баш табибы да эшне тиешенчә оештыра алмавы буенча гаепләнә.
Гаепләнүчеләр үз гаебен танымаган. Ике медик та сынау срогы белән шартлы рәвештә ике ел алган.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading