16+

Ике укытучыга – бер миллион. Начар түгел кебек

Татарстанда ике укытучы миллионга якын акчасын югалтырга өлгергән инде.

Ике укытучыга – бер миллион. Начар түгел кебек

Татарстанда ике укытучы миллионга якын акчасын югалтырга өлгергән инде.

Алдарак Баулыда яшәүче  55 яшьлек көллият укытучысының  420 меңен аферистларга тапшырганын язган идек. Ә менә Алабуга укытучысына  ярты миллионы да кызганыч түгел, акча гына артсын. Ул да акчасыннан колак каккан. 570 меңне биржада уйнап югалткан. 67 яшьлек хатын интернет-сайтларның берсендә биржа сатуларына инвестицияләр кертүдән җитди табыш алырга мөмкин икәнлеген укый. Хатын администратор белән элемтәгә керә һәм тегесе аңа акчаны ниндидер исәп-хисап счетларына күчерергә куша. Укытучы аферистларга акча күчергән. Ялган торглардан керем килмәгәч, ханым полициягә мөрәҗәгать итә.
Интернеттагы сату-алуларга саграк карыйк. Җыйган акчалар бит инде бу! Юкка ышанып, акчаларыгызны югалтмагыз. Бушлай сыр тәбедә генә.

Фото: aif.by

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading