16+

«Икеле»сез диктант язачакбыз

27 октябрь көнне бөтен дөнья татарча диктант язачак. Акцияне оештыручылар начар билге куймаска вәгъдә итә. Ә диктантларын бер хатасыз язганнарны аерым җыеп бүләкләячәкләр.

27 октябрь көнне бөтен дөнья татарча диктант язачак. Акцияне оештыручылар начар билге куймаска вәгъдә итә. Ә диктантларын бер хатасыз язганнарны аерым җыеп бүләкләячәкләр.

Б өтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтүенчә, «Татарча диктант» акциясе өченче тапкыр уза. Быел аны дөньяның 25 илендә һәм 60 төбәгендә, республиканың бөтен районнарында диярлек язачаклар. Казанда диктантны 20 урында язарга була. Аларның исемлеген diktant.tatar сайтыннан табып була. Төп нокта исә Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара баг­ланышлар институтында булыр дип көтелә. Үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр өчен барлыгы 272 урын булдырыла. Моннан тыш, диктантны онлайн рәвештә дә яздырырга уйлыйлар. Аны «Татар-информ» һәм Бөтендөнья татар конгрессы сайтлары аша онлайн язып булачак.
– Акциягә Казанның 13 югары уку йорты, колледжлары, мәктәпләре дә кушыла. Шунысы сөендерә: гуманитар юнәлештә генә түгел, ветеринария, спорт академияләре дә кушыла. Тагын бер яңалык: быел акцияне оештыруда Татарстанның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы да катнаша. Чиләбедә нагайбәкләр дә диктант язачак. Чит илләрдә яшәүчеләр диктантны латин хәрефләре белән дә яза ала, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.  
Казан федераль университеты доценты Гөлназ Мөгътәсимова диктант өчен Гаяз Исхакыйның «Көз» һәм Абдулла Алишның «Нечкәбил» әсәрләрен сайлап алуларын әйтте.
– Текстлар очраклы рәвештә генә сайланып алынмады. Быел Гаяз Исхакыйның тууына – 140, Абдулла Алишның тууына – 110 ел. Әлеге олпат язучыларның юбилей даталарын күз уңыннан ычкындырасы килмәде, – ди ул.
Диктантны онлайн форматта язучыларга һәм читтә яшәүче татарларга Алишның әсәрен укыячаклар. Татарстан кешеләре исә Гаяз Исхакый текстын язачак. Диктантны дикторлар, театр актерлары укыячак. Текстта сүзләр 260тан артык булачак.
Оештыручылар нәтиҗәләрне бер айдан игълан итәргә вәгъдә итте. «Өчле» һәм «дүртле» алганнарга катнашучы сертификаты бирелә. Өч-дүрт кенә хатасы булганнарга да «бишле» куячаклар. Ә менә бөтенләй хатасыз язганнарны аерым чакырып хөрмәтләячәкләр. «Икеле»ләр бөтенләй куелмаячак.

Дилбәр Гарифуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading