16+

«Икеләтә бәхет» акциясендә җыелган акчалар тумыштан авыру игезәкләргә тапшырылды

Узган атнада Казанда «Икеләтә бәхет» дип аталган игезәкләр очрашу-бәйрәме узды.

Узган атнада Казанда «Икеләтә бәхет» дип аталган игезәкләр очрашу-бәйрәме узды.

Чара «Крылья Советов» паркында ел саен уздырыла торган бөтенроссия «Илнең бөтен паркларында - икеләтә бәхет» акциясе кысаларында үтте. Бәйрәмгә килгән игезәкләр өчен парад, мастер-класслар, анимация, фотосессия, фотокүргәзмә, балалар иҗат коллективларының концерт чыгышлары оештырылган иде. Алар матур итеп бизәлгән игезәкләр арбалары конкурсында да катнаштылар. Шунда ук хәйрия ярминкәсе дә узды. Анда җыелган акчалар тумыштан авыру булган игезәкләр Яна белән Настяга тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading